Узган тәүлектә әлмәтлеләр мошенникларга 1,5 миллион сум акча биргән
Зыян күрүчеләр якыннарын бәладән коткарганнар, акчаларын «имин счетларга» күчергәннәр, булмаган кредитларны гамәлдән чыгарырга тырышканнар һәм интим хезмәт заказ итәргә теләгәннәр.
Соңгы тәүлектә Әлмәттә 5 телефоннан алдау факты теркәлгән, аларда әлмәтлеләр мошенникларга 1,5 млн сум акча биргән. Зыян күрүчеләр якыннарын бәладән коткарганнар, акчаларын «имин счетларга» күчергәннәр, булмаган кредитларны гамәлдән чыгарырга тырышканнар һәм интим хезмәт күрсәтергә теләгәннәр, дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча матбугат хезмәте.
81 һәм 77 яшьлек ике пенсионер курьерларга 290 мең һәм 408 мең сум акча бирә. Акча балалары бәрдергән корбанның гомерен саклап калу өчен «түләнгән».
32 яшьлек ир-ат билгесез шалтыратучының күрсәтмәсе буенча читтән керү кушымтасын урнаштырган һәм 300 мең сум акчасын югалткан. Нәкъ менә шушы суммага аферистлар тарафыннан маркетплейсларның берсендә сатып алу гамәлгә ашырылганлыгы ачыкланган.
Шул ук ысул белән Әлмәттә яшәүче 53 яшьлек хатын-кыз да алданган. Хатын, беркайчан да алмаган кредитын түләп бетерергә өметләнеп, үзе мошенникларга 460 мең сум акча күчергән.
Мошенникларның тагын бер корбаны 42 яшьлек ир-ат булган. Ул кичкә интим-хезмәт заказ итәргә теләгән, тиешле хезмәтләр сайтында күрсәтелгән телефонга шалтыраткан, ләкин ул вакытта беркем дә трубканы алмаган. Соңрак агентлык хезмәткәрләре үзләре шалтыратып, ир-ат аркасында программа бозылуы белән аңлатып, яный башлыйлар. Шалтыратучы аңлатканча, телефон линиясен озак вакыт биләгәнгә күрә, аларның системасында өзеклек килеп чыккан һәм ремонт өчен акча таләп ителгән. Ир-ат берничә тапкыр акчаны күрсәтелгән счетка күчергән, әмма шалтыратучыга аз булган. Җинаятьче физик җәзалау белән янап, аның өенә килергә вәгъдә иткәч, зыян күрүче банк картасында булган 98 500 сум акчаны күчерә. Ир куркып, телефонын сүндерә һәм полиция бүлегенә бара. Анда аңа тормышына бернинди дә куркыныч янамый дип аңлаталар, чөнки ир-ат кырыгалдарларга юлыккан.
Хәзерге вакытта барлык теркәлгән очраклар буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа