Әлмәт сатучысы балигъ булмаганнарга алкоголь саткан өчен штраф түләячәк
Сәүдә хезмәткәренә 30 мең сум штраф салынган.
Әлмәт сатучысына карата административ хокук бозу эше шәһәр судында каралды. Хатын-кыз 17 яшьлек егеткә 622 сумлык 10 шешә сыра сатып җибәргән. Сатучы балигъ булмаганнарга спирт сатуны тыю турындагы Федераль закон таләпләрен бозган.
Җәмәгать судьясы карары буенча сәүдә хезмәткәре дәүләт кеременә 30 мең сум штраф түләячәк.
Шәһәр судында искәртүләренчә, балигъ булмаган гражданнарга алкоголь саткан өченштраф күләме - 30 меңнән 50 мең сумга кадәр; вазифаи затларга - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затларга-300 меңнән 500 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа