Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт алиментчыларының дистәләгән миллион сум бурычы бар

Бурычның гомуми суммасы еллык район бюджеты күләменә якынлашты.

Әлмәт алиментчылары  дистәләгән миллион сум бурычлы. Мондый бурычлылар бөтен район буенча меңнән артык. Законга буйсынмаган гражданнарга йогынты ясауның соңгы чаралары мөлкәтне конфискацияләү, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм максималь рәвештә җинаять эше кузгату. Бурычның гомуми суммасы еллык район бюджеты күләменә якынлашты.

Суд приставлары алиментчыларга рейдка чыкты. Әлмәтлеләрнең берсенә хәерле иртә теләп, башкаручылар Ленин урамындагы 149 йортка килделәр. 

"Әни балаларын ташлап китә, ә әти фатирда кала", — дип билгеләп үтте Әлмәт РОСПның әйдәп баручы суд пристав-башкаручы Регина Сираева.

Түләмәүче хатын-кыз бу фатирда яшәми, аны Әлмәттә дә күптән күрмәгәннәр. Хатын Питерга яхшырак тормыш эзләп киткән. Монда аның 6 яшьлек улы калган. Алиментчы мондый хәлдә беренче тапкыр гына түгел, элеккеге никахларыннан ике балага карата ата-ана хокукыннан  аны суд азат итә.

Элекке тормыш иптәше әйтүенчә, хокук саклау органнарына эшләргә кирәк булачак. Бурычлы хатын шалтыратса да, һәрвакыт төрле номерлардан шалтырата икән. Бер урында озак утырмый. Арендага алынган фатирда, я бүмәдә яши. 

Хәзер приставлар аны эзләүгә игълан итәчәк  һәм җинаять эше кузгату өчен дә вариант буларак. Ел башыннан шәһәр судында 30га якын алиментчыга карата эш каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса