Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә полиция капитаны ришвәт алган

Автоинспектор шартлы рәвештә җәзага тартылды.

Гаепләнүчеләр эскәмиясенә ришвәт алган өчен 41 яшьлек ДПС взводы командиры эләгә. Утырышта ачыкланганча,  протокол язмасын һәм аның машинасын штрафстоянкага җибәрмәсеннәр өчен автомобиль йөртүче хатын-кыз аңа акча тапшыра. ДПСник аннан 25 мең сум акча ала.

Суд әлмәтлене гаепле дип тапты һәм дүрт ел шартлы рәвештә җәза билгеләде. Шулай ук аңа ике ел дәвамында хакимият вәкиллеге, дәүләт хезмәтендә оештыру-идарә итү һәм административ-хуҗалык вәкаләтләре белән бәйле вазифаларны биләү тыела. Шулай ук автоинспекторны «полиция капитаны» исеменнән мәхрүм иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса