Әлмәттә хатын-кыз танышына дүрт тапкыр пычак белән чәнчегән
Ир-ат муенына һәм күкрәгенә килгән яралардан вафат була.
Әлмәттә үтерүдә шикләнелгән 52 яшьлек хатын-кызны тоткарладылар.
Тикшерү версиясе буенча, Шевченко урамындагы 1 нче йортның бер фатирында фатир хуҗасы танышының муенына һәм күкрәгенә дүрт тапкыр пычак белән суккан. Ул алган җәрәхәтләрдән вафат була.
Тикшерүчеләр җинаятьнең сәбәпләрен ачыклый, дип хәбәр итә ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа