Әлмәтле сөйгәнен кыйнаган өчен штраф түләячәк
Дәүләт кеременә 5000 сум китәчәк.
Әлмәт кешесе сөеклесен кыйнауда гаепләнә.
Эш материалларына караганда, низаг вакытында ир-ат сөйгәненең маңгаена һәм ирененә йодрыгы белән суккан. Зыян күрүченең сәламәтлегенә зыян китермәгән.
Судья бу гамәлләре өчен әлмәтлегә 5000 сум штраф билгели. Карар үз көченә кермәде, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа