Әлмәттә аек булмаган хәлдә руль артында йөрергә яратучы машинасыз калды
Аны шулай ук машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр.
Ир-ат хокук сакчыларынамондый хәлдә беренче тапкыр гына эләкми.
Әлмәттә исерек килеш руль артында йөргән өчен җирле кешене хөкем иттеләр. 61 яшьлек шәһәр кешесен тоткарлаганда автоинспекторлар элегрәк ир-атны мондый хокук бозу өчен җавапка тартылган булуын ачыклаганнар.
Суд әлмәтлегә 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Моннан тыш, аны ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Ә машинаны дәүләт кеременә конфискацияләгәннәр, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа