Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Торак инспекциясе Әлмәттә идарәче компания директорына 25 мең сум штраф салган

Инспектор 20 хокук бозу очрагын ачыклаган.

Торак инспекциясенә Нефтьчеләр урамындагы, 17 нче йортта яшәүчеләрдән шикаять килгән. Йортны тикшергәннән соң инспектор 20гә якын хокук бозу очрагын ачыклаган, дип хәбәр итә Татарстанның дәүләт торак инспекциясе. Инспекция тарафыннан ябылмый торган тамбур ишекләре, түбәдән агып чыккан сары эзләр, яктырту белән проблемалар, подвалда канализация мае, гомумйорт җылыту системасы системасының торбаүткәргечендә коррозия табылган, дератизация һәм дезинфекция үткәрелмәгән, вак чебеннәрбулган.

Идарәче компания директорын РФ КоАП 14.1.3 маддәсенең 2 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип таптылар. 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Инспектор билгеләгән вакытта барлык хокук бозулар бетерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса