Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Аяныч хәл. Бүген әлмәтлегә суд булды

Бүген Әлмәт шәһәр суды сабыен үтергән әлмәтле ханымга карата кузгатылган җинаять эшен карады.

Нәтиҗәдә җинаять эше туктатылды. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә. Тикшерү ачыклаганча, сабый асфиксия нәтиҗәсендә үлгән. Бу хәл төнлә йоклаганда була. Яшь ана баласын үз янына караватка салган була. Йоклаганда ялгыш аны гәүдәсе белән каплый. Иртән уянса, бала инде үлгән була. Хатын ашыгыч ярдәм чакырта. Әмма алар сабыйның үлемен генә теркиләр. Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Хөкем ителүче гаебен тулысынча таный. Суд яшь ананың элек җинаять җаваплылыгына тартылмаган булуын һәм бердәнбер улын югалтуын исәпкә алып, эшне туктата.

 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса