Әлмәтле махсус рөхсәтсез автомобильдә йөргән өчен "тотылды"
Әлмәтле 3 апрельдә үз-үзеңне изоляцияләү урынын ташлап, шәһәр урамнарының берсендә билгесез үрнәктәге белешмә белән, ягъни коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр чорында махсус рөхсәтсез йөргән.
Ул үз гаебен таныган.
Суд карары буенча ул административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 20.6.1 маддәсе 1 нче өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган һәм аңа кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләнгән.
Карар законлы көченә кермәде, дип хәбәр итә суд матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа