Әлмәтлене урлашулар сериясе һәм полиция хезмәткәрләрен мыскыл итүе өчен хөкем иттеләр
Әлмәттә яшәүче 36 яшьлек ир-ат "Вак урлашуга омтылу", "Урлашу" һәм "Хакимият вәкилен мыскыл итү" маддәләрендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды.
Ир-атның узган ел ноябрь аенда кибеттән 4 мең сумнан артык спиртлы эчемлекләр һәм азык-төлек продуктларын урлавын ачыклыйлар.
Шул ук елның 2 декабрендә ул исерек килеш кибеттән товар урларга омтылса да, аны полиция хезмәткәре тоткарлый.
Административ хокук бозу турында беркетмә төзегәндә ул хокук сакчысына буйсынмый һәм кибеткә килүчеләр каршында аны мыскыл итә башлый.
10 декабрьдә үк аны исерек хәлдә медицина тикшерүе узу өчен детоксикация медицина үзәгенә тапшыралар. Анда ул башка полицейскийга буйсынмау күрсәтә һәм аны дә әдәпсез сүзләр белән мәсхәрәли.
Ир үз гаебен тулысынча таныган.
Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа