Әлмәттә 19 яшьлек егет балигъ булмаган дусты белән машина урлаганнар
Шәһәр прокуратурасы Әлмәттә яшәүче 19 яшьлек һәм 15 яшьлек егетләргә карата җинаять эше буенча гаепне хуплады.
Суд аларны "бер төркем затлар тарафыннан алдан сүз куешу буенча урлау максатыннан автомобильне хокуксыз алу (урлау)" җинаять кылуда гаепләгән, моннан тыш, 19 яшьлек хөкем ителүче шулай ук балигъ булмаганны авыр җинаять кылуга җәлеп итүдә гаепле дип табылды.
Судта 2020 елның февралендә кичен балигъ булган егет кечерәк танышына автомобиль урларга күндергән. Икенчесе риза була һәм үги әтисе янына кайтып, яшерен генә курткасыннан «Тойота Калдина» автомобиле ачкычын тартып ала һәм иптәшенә тапшыра, шуннан соң ул автомобиль руленә утырып, күпмедер ара уза. Аннары алар урыннар белән алмашканнар.
Бераздан алар ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана, автомобильне зыян күрүчегә кире кайтаралар, ул аларга каты җәза бирмәүне үтенә.
Элегрәк әлеге затлар җинаять җаваплылыгына тартылмаганлыктан, үз гаепләрен тулысынча таныганлыктан, суд аларга иректән мәхрүм ителү белән бәйле җәза билгеләмәгән. Суд балигъ булган егеткә 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде, балигъ булмаган яшүсмергә 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм итү билгеләнде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа