Синоптиклар әлмәтлеләрне бозлавык һәм томан турында кисәтә
Иртәгә, 4 гыйнварда, республикадаянә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Әлмәттә юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә метеорологлар.
Моннан тыш, синоптикларның мәгълүматлары буенча, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым урыннарда томан төшәчәк.
Болытлы. Урыны белән кар, юеш кар. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -7..-9˚. Көндез һава температурасы -5..-7˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа