Синоптиклар томан, буран һәм кар көртләре турында кисәтә
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Көньяк циклонның атмосфера фронты йогынтысында Татарстанда һава шартлары начарланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
13 гыйнварда төнлә һәм 14 гыйнварда иртән республика буенча урыны белән, шулай ук Әлмәттә дә томан төшәчәк.
Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.
Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, вакыты белән тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда кар көртләре булачак, дип хәбәр итә метеорологлар.Төнлә һава температурасы -24..-26˚,аязган вакытта -28˚. Көндез һава температурасы -12..-14˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа