Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар бу атнада көннәрнең җылынуын хәбәр итте

Бу атнада Россиянең Европа өлешендә җылыта.

Атна ахырына Һава температурасы +9 булачак, диләр синоптиклар. Әмма төннәрен катырачак. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде.

Метеорологлар быел апрель Россиянең Европа өлешендә җылы булачак, дип аныкладылар. Шул ук вакытта кар әле тиз генә эреп бетмәячәк, дип хәбәр итә РИА Новости.

Вильфанд билгеләп үткәнчә, быел яз күпләр көткәнчә, җылы көннәре белән кинәт килмәячәк, көннәр әкрен, салмак җылыначак. Тик бу безнең ил өчен гадәти күренеш, чөнки Россиядә март ае-күбрәк кышкы ай.

Ничек кенә булмасын, көннәр әкренләп язга авыша, кояш та ныграк җылыта, иң мөһиме – яз имин килсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса