Әлмәттә аз болытлы һава торышы көтелә
5 сентябрьдә һава торышы нинди булачагын синоптиклар фаразлый.
Иртәгә Әлмәттә явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Һава температурасы төнлә +1..+6, урыны белән туфракта һәм һавада -2, көндез +16..+21˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа