Синоптиклар суыклар якынлашуы турында кисәтте
Температура 2 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
14 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр явуы ихтимал. Көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба күчүчән, талгын, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Һава температурасы төнлә +1..+6˚. Туфрак өслегендә минус 2 градуска кадәр туңдыру көтелә. Көндез һава температурасы көндез +13..+18˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа