Синоптиклар томан һәм яңгыр турында кисәтә
9 июньдә төнлә һәм иртән томан көтелә.
Көндез һәм кич белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә.
Көндез һәм кич белән секундына 15-18 метр, көчәйгәндә секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һаваның минималь температурасы төнлә +11..+16˚, көндез температура +23..+28˚ булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа