Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәт районында яшәүчеләр су булмаудан зарлана

Җәй көне туктаусыз, контрольсез бакчаларга су сибү дә су бетүгә китерергә мөмкин.

Әлмәт районында авыл халкының  су булмау турындагы мөрәҗәгатьләре ешайган. Бу хәлгә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин аңлатма бирде. Ул хәбәр иткәнчә, еш кына су булмау су белән тәэмин итү челтәрендәге өзеклекләр белән бәйле, шулай ук моңа авыл җирлекләрендәге суүткәргечләренең  тузуы да сәбәпче. Җитәкче сүзләренә караганда, районда авария хәлендәге участокларда ремонт планлаштырылган.

"Республика безне хуплый, 34 торак пунктта 20 миллион сумга якын акча бүлеп бирергә планлаштырыла. Бу акчалар челтәрләрне ремонтлауга, җиһазлар урнаштыруга, яңа су белән тәэмин итү чыганакларына тоташтыру, яңа скважиналар бораулауга тотылачак", – дип хәбәр итте ул.

Җитәкче мәгълүматларына караганда, «Әлмәт-Водоканал» предприятиесе алты торак пунктка хезмәт күрсәтә – бу Әлмәт, Түбән Мактама, Тихоновка, Поташная Поляна һәм Миңлебай станциясе. 40 меңгә якын кеше яши торган калган 77 торак пункт башка су белән тәэмин итү чыганакларыннан су ала – бу 71 скважина һәм 44  чишмә.

"Районда 430 километр суүткәргеч челтәр салынган. Тагын 200 километрга якын челтәр төзүгә ихтыяҗ кала", - дип сөйләде Олег Шабалин.

Шулай ук Олег Шабалин, бакчаларга контрольсез су сибү дә өзеклекнең сәбәбе булырга мөмкин, дип өстәде. Чишмәләр запасы чикләнгән булу сәбәпле, бакчаларга су сибү сезоны вакытында су калкулыкта урнашкан урамнарга барып җитми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса