Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр яңа тротуарлар салу өчен ишегалдындагы агачларны кисүгә риза түгел

Тополь, юкә, миләшләрне кисеп, алар урынына яңа асфальт юл салу күздә тотыла.

Агачлар яки тротуарлар? Нефтьчеләр урамындагы 21 нче номерлы йортта яшәүчеләрне шундый сайлау алдына куйганнар. 

«Безнең ишегалды» программасы планы буенча агачлар урынында җәяүлеләр юлы булырга тиеш. Юл йөрү өлеше бар, велосипед юлы да бар. Тротуар кирәк.

Йортта яшәүчеләрнең ведомстволар буенча шалтыратулары игътибарсыз калмаган. Алар белән шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе белгече очраша. Аларны тынычландыралар, бер генә агач та зыян күрмәячәк. Юкә һәм каеннар шунда калачак. Бары тик алга авышкан Америка чаганын һәм корыган чыршыларны гына кисәчәкләр. 

 Агачлар да  калачак һәм проект ярдәмендә урамда яңа иҗтимагый киңлек тә барлыкка киләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса