Авылдагылар да торак шартларын яхшырта ала
- Гаиләм белән ун елдан артык Колшәрип авылында яшибез. Торак шартларын яхшыртырга исәп. Авыл җирлегендә яшәүче гаиләләргә бу уңайдан дәүләттән нинди дә булса ярдәм каралганмы?
- ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елдан Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктура булдыруны һәм аны үстерүне күздә тота.
Дәүләт программасында «Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү һәм торак йортлар тирәләрен төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру» ярдәмче программасы кысаларында авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче граж-даннарның торак шартларын яхшырту да каралган. 2021 елда аларның торак шартларын яхшырту өчен 42,3 млн сум бүлеп бирелгән, бу 2,1 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру һәм 32 гаиләне торак белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.
Программада авыл тер-риториясендә яшәүче һәм агросәнәгать комплексында яки социаль өлкәдә кимендә бер ел эшләүче, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган, шулай ук торак төзү (сатып алу) өчен исәпләнгән бәянең кимендә 30 % ы күләмендә үз һәм (яки) заем акчалары булган гаилә яисә РФ гражданы катнаша ала.
Субсидияләр торак йорт төзү яки сатып алу (торак төзелеше объектын булдыру) өчен бирелә. Аның күләме торак бәясенең 70 % ына кадәр тәшкил итәчәк, ул федераль һәм республика бюджетлары акчалары исәбеннән бирелә.
Социаль түләүне куллану шарты: кеше социаль түләү акчасы исәбенә торак төзелгән яки сатып алынган авыл җирлегендәге бер эшчәнлек өлкәсе оешмаларында социаль түләү алганнан соң кимендә 5 ел эшләргә яки эшмәкәрлек эшчәнлеген дәвам итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа