Әлмәт районының кайбер авыллары сусыз калган
Суга иң мохтаҗ вакытта - җәйге челләдә кайбер авылларда халык өлешчә сусыз калган.
Торак пунктларда яшәүчеләр су белән тәэмин ителешне сорап «Халык контроле»нә язалар, хакимияткә, депутатларга мөрәҗәгать итәләр.
«Әлмәт таңнары» редакциясенә дә бу уңайдан гозерләрен юллаучылар шактый булды.
Колшәриптә яшәүчеләр үзәкләштерелгән эчәргә яраклы суның инде өченче ай рәттән юклыгыннан зарланалар. Насос янып чыккан, яңасын дөрес көйләмәгәннәрме, әллә гаеп җитештерүчедәме - әлегә ачыкламаганнар. Насос төзеклеген тикшертү күп вакытны ала - проблемадан чыгу юллары әлегә билгесез. Скважина бораулау сусызлыктан котылу чарасы булырга мөмкин, тик моны башкару өчен бар кешенең дә мөмкинлеге юк. Әле быел, аномаль корылыктан файдаланып, бораулау өчен бәяләрне дә бик нык арттырганнар икән. Шул рәвешле колшәриплеләр бүгенге көндә чишмәләрдән су ташырга мәҗбүр. Иске Суркин, Рус Акташы, Ямаш авылларында да бар бу проблема. Чыннан да, халык гомер-гомергә иң ышанычлы су чыганагы саналган коелардан файдаланган. Тик, кызганыч, соңгы елларда алар да саега, чишмәләрдә дә су бетә башлаган. Район авыл җирлекләрен су белән тәэмин итүнең ни рәвешле тормышка ашырылуын аңлатуны сорап без башкарма комитетның авыл җирлекләре социаль инфраструктурасы үсеше бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Биредә безгә түбәндәге җавапны бирделәр.
- Авылларны су белән тәэмин итү һәрдаим игътибар үзәгендә. Әйе, чыннан да, җәйге чорда, торак пунктларда су кытлыгы еш күзәтелә. Югарырак урамнарда яшәүчеләр бакчаларына су сиптергәндә, суның басымы кимү сәбәпле, түбән очтагы урамдагылар сусызлыктан интегә. Бу уңайдан авыл җирлекләре проблемаларны үзвакытында чишәргә тырыша, насосларны алыштыра, суүткәргечләрне даими ремонтлый һәм башка оператив чаралар күрә. Күп кенә авыл җирлекләре үзара салым акчаларын суүткәргечләрне ремонтлауга, каптажларны чистартуга һәм башка шундый кирәкле чараларга юнәлтә. Быел да шулай эшләделәр. Мисал өчен, Әлмәт авыл җирлеге (Яшьләр бистәсе) һәм Иске Михайловка авыл җирлеге үзара салым акчаларын скважина бораулауга, Бишмунча, Кузайкино, Борискино авыл җирлекләре суүткәргеч алыштыруга, ремонтлауга, чишмәне төзекләндерүгә, Аппак авыл җирлеге су кудыру башнясын яңасына алыштыруга, каптаж ремонтлауга, Багряж-Никольск авыл җирлеге суүткәргечне өлешчә алыштыруга, Васильевка авыл җирлеге насос сатып алуга, Югары Мактама авыл җирлеге суүткәргеч челтәрен төзүгә, Ерсубайкино авыл җирлеге су сыешлыгы сатып алуга, ә Урман Кәләе авыл җирлеге исә яңа скважинаны эшләтеп җибәрүгә, аның тирәсендәге территорияне төзекләндерүгә, суүткәргеч челтәрен өлешчә алыштыруга тота. Мәмәт авыл җирлеге дә быел суүткәргеч челтәрләрен төзекләндерүне планлаштырды, Яңа Нәдердә эшермәләрне, колонкаларны, янгын гидрантларын алыштыру, су кудыру башнясы торбаларын җылыту да каралган. Сөләй, Тайсуган, Ямаш, Рус Акташы авылларында да суүткәргеч торбаларга ремонт булачак. Моннан тыш «ТР торак пунктларын эчәргә яраклы су белән тэмин итү» республика программасы да гамәлдә. Ә менә Габдрахманда йортларга су кертү спонсор чыгымнары исәбенә тормышка ашырыла, - дип аңатма бирде бүлек начальнигы Әлфия Кыямова.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа