Әлмәтнең Түбән Мактама, СУ-2, Тихоновкада яшәүчеләре транспорт юклыктан интегә
Хәзерге вакытта барлык кешеләр дә күчеп утыру белән хәрәкәт итәргә, тукталышларда 40 минут көтәргә мәҗбүр.
Әлмәтнең транспорт идарәсеннән хәбәр итүләренчә, юлларда ремонт эшләре башкару сәбәпле, шәһәрнең автомобиль юлларидарәсе көче белән Түбән Мактама белән СУ-2 аралыгында троллейбуслар хәрәкәте графигына 19 сентябрьдән алып, юл эшләре тәмамланганчы үзгәрешләр кертелә. ⠀
Юл эшләре вакытында троллейбуслар хәрәкәте түбәндәге маршрутлар буенча башкарылачак: 1А — УТГП — РТС — УТНГП; 1Б — РТС — Ленин боҗрасы-Зарипов — РТС; 7А — СУ-2 — мкр. Яшьлек-СУ-2; ⠀ 7Б, 3 маршрутлары штат режимында эшли. ⠀
1А маршрутыннан 1Б яки 1Б маршрутыннан 1Ага күчереп утыру — гамәлдәге билет булганда бушлай. ⠀
Ял һәм эш көннәрендә пассажирларны йөртү түбәндәге техника берәмлегендә башкарылачак: 1А — 4 берәмлек; 1Б ял көннәрендә — 4 берәмлек, эш көннәрендә — 6 берәмлек; 3, 7А, 7Б — һәр маршрутта 2 берәмлек техника.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа