Буйсынырга тиеш булган буын. Кайтаваз
Хөрмәтле укучылар!
Газетабызда шул исемдәге язма басылганнан соң, социаль челтәрләрдә, сайтыбызда шактый гына кызыклы фикерләрегезгә тап булдык.
Бүген шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Балаларыбызның язмышына битараф булмавыгыз, бүгенге вәзгыятьтән читтә калмавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Алга таба да безнең белән булыгыз.
Хәерле көн! Укыдым... Бер сүзсез калдым. Ялгышлык булса, бу бит без үстергән ялгышлык. Безнең әби-бабайлар, әти-әниләр зирәк булганнар, безгә мөстәкыйльлек биргәннәр. Ә без ул зирәклекне югалтканбыз, балаларга ышанычыбыз әзәйгән, hаман аларны кай-гыртабыз, олыгаеп бетсәләр дә... Кайсы моментта ул ялгышлык килеп чыккан? Казынырга кирәк...
Иң куркынычы - оныкларда тагын да тирәнрәк ул ялгышлык. Бик бәләкәй, бик гади мисал: безнең балалар башлангыч класста 23 февральгә, 8 Мартка бер-берсенә гади генә, үз куллары белән ясаган бүләк әзерлиләр иде. Хәзер минем онык белми дә 23 февральгә малайларга нәрсә бүләк итәсен. Әниләр нәрсәдер алалар, ди.
Минем әлегә бер генә җавап - муллык һәм шул муллыкны дөрес куллана алмау. Минем мөмкинлек бар, нишләп минем бала җәфаланырга, баш ватарга тиеш.
Килешмичә булмый шул! Ялгышлык бездән киткән булып чыга бит. Ялгышлык нәрсәдә - менә шушында сорау.
Фәния Хәертдинова
Рәфкать Шаһиев белән килешмичә булмый. Без әз булса да инәйләргә булышыйк дип кайта идек, ә хәзер балалар мунча керәләр дә тизрәк китү ягын карыйлар. Малай әйтә, сезгә ничә капчык бәрәңге кирәк, алып кайтып бирәм ди, ял итегез, бакчага үлән чәчегез ди.
Чыннан да, хәзер шулай, үз балаларын я балалар бакчасы, я булмаса мәктәп тәрбияләргә тиеш дип саный ата-ана.
Инзилә Маннанова
Кирәкмәгәнрәк эш эшләсәк, инәкәйнең күзенә карый идек. Ничек инәкәйгә ярарга, аңа охшый торган гамәл кылырга, дип уйлый идем мин.
Зәйтүнә Ибраһимова
Бик тә дөрес фикерләр әйтелгән бу язмада. Рәхмәт. Бәлки безгә алга таба бераз уйланырга кирәктер...
Гөлнәзирә Галиева
Ничек дөрес язылган! Ник соң алда бу балаларны ни көткәне турында уйланмыйбыз? Аларның балалары нинди кешеләр булырлар? Үзләре эшләп үзләренә ипи таба алырлармы, әти-әнигә хәсрәт булмаслармы...
Зөлфия Маликова
Кояш системасын һәркем белә. Галилео Галилей әйткәнчә: «Земля вращается вокруг Солнца, а не наоборот». Элек Кояш урынында ата-ана, әби-бабай, ә Җир - балалар иде. Хәзер урыннар алышынды. Әй, әйләнәбез, бөтереләбез «кояш» тирәли. Сәбәбе нәрсәдә? Тәрбиядә. «Тимер пәрдә» күтәрелгәч, негатив факторлар ташкын булып ургылып керде, безнең система-стена ишелде.
Резедә Әхмәтшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа