Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Сорау-җавап

...

- Фатирыбыз хосусыйлаштыру килешүе нигезендә гомуми уртак милек булып санала. Хокук исә техник инвентаризация бюросында теркәлгән. Әмма без һәркайсыбыз үз өлешен аерым теркәргә телибез. Бу очракта дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәкме?

-  Бу вакытта гомуми уртак милек режимы өлешләрне билгеләү турындагы килешү ниге-зендә өлешле милеккә үзгәрү, ягъни дәүләт тер-кәве узганнан соң гомуми өлешле милек хокукы барлыкка килү сәбәпле,  бу очракта дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак.

- Күчемсез милек сатып алырга  җыенабыз.Сату-алу килешүе тө-зегәнче аны ничек тик-шерергә була?

- Күчемсез милек объектын тикшерү өчен иң элек ЕГРНнан аның төп характеристикалары һәм әлеге объектка теркәлгән хокуклар турында өземтә, я булмаса күчемсез милек объекты турында өземтә соратып алырга кирәк. Аларда объект, милек хуҗасы, арест һәм бурычлар турында тулы мәгълүмат булачак.

- Суд карары белән минем фатирдан файдалану хокукым бар. Әлеге хокукны теркәү өчен Росреестрга мөрәҗәгать итәргә кирәкме?

-  Юк. Файдалану хокукы дәүләт теркәве үт-кәрергә тиешле хокуклар исәбенә керми. Гамәлдәге законнар нигезендә файдалану хокукына дәүләт теркәве мирастан баш тарту очрагында гына яки рента килешүе теркәгән вакытта, әмма бары тик әлеге хокукны дәүләт теркәве турында гариза булганда гына тормышка ашырыла.

- Фатирда яңадан планлаштыру, ягъни перепланировка үткә-релгән. Документларны теркәү өчен кая мө-рәҗәгать итәргә?

-  Яңадан планлаштыру нәтиҗәләре ЕГРНда исәпкә алынырга тиеш. Исәпкә алу кадастр инженеры тарафыннан әзерләнгән техник план нигезендә үткәрелә.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте материаллары буенча                       Гөлфия Ханова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса