Көтәргә өйрәндек инде
Җәмәгать транспорты мәсьәләсе Әлмәттә көнүзәк проблемаларның берсе булып кала бирә.
Баллы, баллы дигән саен авызда бал тәме барлыкка килмәгән шикелле, бүген инде халык бу мәсьәләне чишәргә вәгъдә итүчеләргә ышанмый да башлады.
Кайчандыр тулы көченә эшләп йөргән «АПОПАТ» автобуслары да хәзер халыкка хезмәт күрсәтүен туктатты. Әлбәттә, моның сәбәпләре күп, һәм мәсьәлә чыннан да алай тиз генә чишелер кебек күренми. Аңларга була, тик кабул итү генә мөмкин түгел. Иртәнге һәм кичке якта шыгрым тулы троллейбуслар, аларның килгәнен озак вакыт дәвамында сабырсызланып көтүләр һаман дәвам итә. Троллейбус салонында кайчагында алма төшәрлек урын булмый. Мәктәп уку-чыларының үзләреннән дә зуррак сумкаларын асып көч-хәл белән басып торганнарын күрү аеруча моңсу күренеш. Кайберәүләре хәтта троллейбус утыргыч-лары артындагы бушлыкка чүгәләп кайталар. Ник дигәндә, күбесе Мактамага кадәр бара, сумкалары авыр, күтәрешлек түгел. Моннан тыш, ул балаларны әледән-әле салонда басып торучылар төрткәләп китә, кондукторлар яки олы яшьтәге абый-апалар: «Нишләп утырасың, өлкәннәргә урын бир, мәктәптә нәрсә өйрәтәләр сиңа», - дип куып та төшерә. Кондукторсыз да йөри троллейбуслар. Тукталыш саен алгы ишектән чыгару чын мәгънәсендә мең газапка әйләнә. Әле автобуслар йөргән чорда да халык җәмәгать транспортыннан зарлана иде, ә хәзер инде кул гына селти. Бигрәк түземле инде безнең әлмәтлеләр. Язгы чорга чыгып, аяк асты корыгач, җәяү йөрергә өйрәнеп бетте күбесе. Җә-мәгать транспорты начар йөрү сәбәпле эшкә, мәктәпкә соңга калып килүләр дә гадәти күренешкә әверелде. Автобуслар йөрми башлагач, халык «АПОПАТ»ны бик каты сүкте сүгүен. Тик чыгымнарга гына эшләү алар өчен шулай ук проблемалы булганлыгы аңлашыла бит. Моннан тыш, шәһәр буйлап йөрүче автобуслар шактый таушалган, искергән дә иде.
Әле былтыр гына халыкка уңай була дип, троллейбус маршрутларын үзгәртеп карадылар, тик, киресенчә, зарланучылар артты гына. Шәһәр буйлап бүгенге көндә 25 троллейбус хәрәкәт итә, шуларның 10 ысы автоном йөрештә. Әле шунысы да бар, троллейбус транспорты Казанда һәм Әлмәттә генә калды бит. Хәтерегездә булса, 2020 елда безнең җирлектә троллейбусларны җыюны оештырып, паркны яңартырга, ә Әлмәттән электр транспорты башкаласы ясарга теләгәннәр иде. Монысы да төрле сәбәпләр белән барып чыкмады. Соңгы яңалыклардан шуны гына искә төшереп узасы килә, республика территориясендә пассажирлар йөртүне оештыру турында март аенда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында да сүз чыкты. Анда Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Яшел Үзән шәһәрләре сынау проектларын гамәлгә ашыру өчен сайлап алынганлыгы турында бәян ителгән иде. Бәлки бу чыннан да транспорт мәсьәләсендә боз кузгалуны аңлатадыр. Безгә, һәрхәлдә, көтәргә генә кала.
Фәрит Хөснуллин,
14 яшь, укучы:
- Мин Әлмәткә Түбән Мактамадан килеп укып йөрим. Троллейбуска утырып барам, кайтам. Минем телефонда «Акыллы транспорт» кушымтасы бар, шул күрсәткән вакытка чыгам. Тик ул кушымта кайчагында бик дөрес күрсәтми. Шуңа күрә дә мин бик иртә торырга мәҗбүр булам. Иртән халык күп була, троллейбуслар начар йөри. Көчкә кысылып барам. Берсендә шулай мәктәптән Мактамага кайтырга дип торганда «Гадел хөкем йорты» тукталышыннан троллейбус туктамыйча выжлатып узып китте. Ә бер көнне ике троллейбус бер-бер артлы килеп туктады - теләгәнен сайла! Мондый очраклар соңгы вакытта еш кабатлана.
Гөлфируз Хафизова,
70 яшь, пенсионер:
- Иң үзәккә үткән нәрсә - шул троллейбустыр. Балалар, оныклар эштә, җәмәгать транспортында еш йөрергә туры килә. Начар йөри, элек яхшырак иде. Автобусы да бар иде. Әле салонда кондуктор булмаса, тукталыш саен алгы ишектән чыгарып, вакытны алалар. РТСта яшим. Хастаханәгә, мәчеткә еш барам. Троллейбус көтә-көтә көтек булып бетәм. Кышын суыкта басып торулары бик читен, хәзер инде көннәр җылы, түзәргә була. Җитәкчелек бу мәсьәләне чишсен иде инде, без бит аларны шул юлларны, транспортны карасын, халыкка уңайлыклар тудырсын өчен сайлыйбыз, югыйсә. Игътибар җитми. Безгә бәйрәмнәр дә, салютлар да кирәкми, юл кирәк, транспорт кирәк.
Светлана Галиева,
30 яшь, декрет ялында:
- Ул транспорт мәсьәләсе җелеккә үтә инде. Ирем иртән-иртүк сәгать биштә эшкә чыгып киткәнлектән, баланы бакчага илтү минем өстә кала. Троллейбуска утырып йөрибез. Тукталышта аны озак көтәргә туры килүдән тыш, яңгырлар ява башлагач, кайбер троллейбусларга су да үтә башлаган иде әле. Халык салонда шыгрым тулы булганда, шул яңгыр үтә торган урынга туры килсәң, башыңнан аягыңа кадәр коенасың. Әлмәттә җәмәгать транспорты йөрешен күптән көйләргә вакыт бит инде. Бу бигрәк тә балалы яшь әниләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, олы яшьтәге абый-апалар өчен аеруча мөһим.
Гөлия ХАНОВа,
пенсионер:
- Минем оныгым шәһәр мәктәпләренең берсенә Түбән Мактамадан, Әлмәтнең М-4 микрорайоныннан ук барып укып йөри. Тукталышка кадәр чыгып җитү өчен генә дә күпме вакыт кирәк. Әле бит троллейбусы вакытында киләме-юкмы. Шулай берсендә соңга калган өчен укытучысы кыз баланы дәрес буе бастырып тоткан. Баланың Түбән Мактамадан ук киләм дип акланырга маташуына, Түбән Камадан ук түгел бит, дип әрләгән дә әле. Тукталыш ерак булу гына бер хәл, әле М-4 микрорайонының урамнарыннан үтеп йөрерлек тә түгел бит хәзер. Күпбалалы гаиләләргә бүленгән җирләр бу. Район җитәкчелеге шушы мәсьәләләрне хәл итүгә йөз белән борылсын иде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа