Хуҗасыз этләр кемгә хаҗәт?
Сукбай этләрнең шәһәр һәм район җирлекләрендә үрчи барулары борчуга сала. Редакциябезгә дә бу уңайдан еш шалтыраталар, хат язып мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.
Калабызда гына түгел, авыл җирлекләрендә дә аеруча күбәйде хуҗасыз этләр.
Эт тешләвеннән зыян күрүчеләр дә байтак. Хөкүмәтебез һәм җирле хакимият тарафыннан билгеле бер чаралар күрелсә дә, әлегә нәтиҗәсе аз. Югыйсә, бу чыннан да зур һәм җитди проблема бит. Уйлап кына карасаң да, этләр елына ике мәртәбә 7-8 әр көчек китерә. Чутласаң, очына чыгарлык түгел. Әйе, хуҗасыз этләрдән барыбыз да - олыбыз да, кечебез дә курка, көтмәгәндә көтүләре белән каршыңа килеп чыкканда аеруча. «Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү һәм хайваннарга карата җаваплы караш булдыру турында»гы Федераль закон нигезендә сукбай хайваннарны юк итү тыела, аларны приютларга урнаштырырга кушыла. Мондый хайваннар билгеле бер вакыт дәвамында карантинда тотылырга, алга таба стерильләштерелергә һәм вакциналаштырылырга тиеш. Әлеге чаралардан соң, әгәр хайванның хуҗасы табылмаса һәм ул агрессия күрсәтмәсә, закон нигезендә аны кире яшәү урынына кайтару каралган. Колагына бирка беркетелгән мондый этләрне урамда еш очратырга була.
Тайсуганда яшәүчеләр дә зарлана хуҗасыз этләрнең күплегеннән. Авыл җирлеге бу уңайдан Үсеш департаментына мөрәҗәгать иткән булган, тик нәтиҗәсе генә күренмәгән. Киресенчә, этләр күбәйгәннән-күбәя генә, ди тайсуганлылар.
Авыл кешеләренең гозере белән әлеге департаментка без дә мөрәҗәгать итеп карарга булдык. Бире-дә түбәндәге җавапны бир-деләр:
- Үсеш департаменты этләрне тоту белән шө-гыльләнми, без халыктан заявкалар гына җыябыз. Төп эшне подрядчы башкара. Хәзерге көндә әлеге эшне Ульяновск өлкәсенең Димитровград каласыннан ИП Мадьянкин Сергей Александрович башкара. Аның белән махсус килешү төзелгән, шуның нигезендә заявкалар буенча хуҗасыз этләрне приютка алып китеп урнаштыралар. Чыннан да, Тайсуган авылыннан быел март аенда да заявка алган идек. Димәк, бирегә килеп этләрне тотып алып киткән булганнар. Аңлашыла, чиплы этләр дә күп йөридер авыл урамнарында. Аларны инде беркем дә кире алып китә алмый. Безгә әлмәтлеләр еш шалтырата. Зәй-Чишмә, Яңа Кәшер, Югары Акташ, Колшәрип, Кичү һәм башка торак пунктларда да бу уңайдан чаралар күрелә. Тик шуны да онытмаска кирәк, әлеге оешмадан тыш урамда калган этләр буенча «Кошкин дом», «Путь домой» кебек приютлар да шөгыльләнә бит әле.
Чыннан да, эш алып барыла, тик проблема гына чишелми. Ә бит төптән уйлап карасаң, хуҗасыз эт-мәчеләр булмый. Уйнап туйгач яки карап туйгач этне урамга чыгарып җибәрү - аннан котылуның иң җиңел ысулы. Ач этләр, чарасызлыктан, теләсә каян азык эзләп йөрергә мәҗбүр була. Шуңа күрә дә дүрт аяклы дусларны әллә кайдагы Ульяновск өлкәсенә илткәнче үзебездәге приютта тәрбия-ләсәк, яхшырак булыр иде дә бит. Бу уңайдан шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүләр шулай ук шактый булды заманында. Тик барысы да шул сүздә генә калды. Ниһаять, быел Әлмәттә дүрт аяклы дусларның иминлеген тәэмин итү өчен приют төзелүе билгеле булды. Ул инде озакламый эшли дә башлаячак икән. Шул рәвешле бәлки сукбай этләр белән булган проблема уңай чишелер дип өметләнәсе генә кала.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа