«Көйсез» декабрь, яки Боз, тоз һәм башкалар...
Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр, диләр халыкта. Республикабызның күп кенә районнарында кары да мул яуды, яңгыры да булды.
Икмәк уңар, дип яхшыга юрасак та, бүген Әлмәт урамнарындагы юллар тоташ шугалакка әверелде. Үзәк урамнарда исә киресенчә, мулдан тоз сибү нәтиҗәсендә кар тулысынча эреп, асфальт өстендә ап-ак тоз өемнәре барлыкка килде.
Җил көчле булган көннәрдә шул тротуардагы тозлы тузан тын юлына тула. Юлчыларыбыз бу турыда уйламыйлармы, әллә юлларны чистартырга иренәләрме - аңлашылып бетми. Әйе, тоз сипкәч, кар эри, нормадан артык тондыргач, кары белән бергә асфальтка да зыян килә бит, югыйсә. Мисал өчен, «Көнбатыш капка» микрорайоны скверындагы юлларда башта карлы-тозлы су озак җыелып торды. Әлмәтлеләр шул юлдан шыр суга батып йөрергә мәҗбүр булдылар. Соңыннан, халык ризасызлыгын белдергәч кенә, юлларны тиешенчә чистартып чыктылар. Үсеш департаментының үз бусага тирәсе дә тиешенчә чистартылмаганлыгы ачыкланды. Кешеләр зарлангач, аны да чистарттылар. Гомумән, соңгы вакытта юллар торышыннан зарланучылар байтак. Шул зарланып, төртеп күрсәткәч кенә җиренә җит-кереп эшли башладылар. Юлларның кардан тиешенчә арындырылмавы һәм куркынычсызлык нормативларына туры килмәве күп кенә юл-транспорт һәлакәтләренә дә алып килә. Бу турыда күптән түгел генә булып узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында да басым ясадылар. ЮХИДИ биргән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 11 аенда 116 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән булган, аларда 21 кеше һәлак булган, 137 се төрле тән җәрәхәтләре алган.
Соңгы биш ел эчендә Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасындагы борылышларда гына да сигез юл һәлакәте теркәлгән булган, аларда өч кеше үлгән, тугызы тән җәрәхәтләре алган. Юл борылышларының яктыртылу дәрәҗәсен, махсус техника сыешлы булсын өчен юлларның киңлек дәрәҗәсен кабаттан карап, тикшереп чыгу да күптән кирәк булгандыр, мөгаен.
Декабрь аенда һава тем-пературасының «уйнаклавы» күпкатлы йортларның, биналарның түбәләрендә боз сөңгеләре хасил булуга китерде. Шәһәр халкы кайбер коммуналь службаларның йорт түбәләрен чистартмау-ларына канәгатьсезлек тә белдереп алды. Түбәләрдән боз, кар ишелеп төшү куркынычы булган урыннарны махсус тасма белән урап алмаучы оешмалар да бар. Югыйсә сөңгеләрдән узып баручы җәяүлеләр дә, йорт янында калдырылган автомобильләр дә зыян күрергә мөмкин бит. Мондый очраклар ел саен булып тора. Кешеләр кайсы идарәче компаниягә караган биләмәдә җәрәхәт алган булса, шул оешмалар алга таба җавап тотачагы да билгеле. Бу уңайдан әлмәтлеләрнең үзләренә дә сак булырга һәм йорт стеналарына якын килмәскә киңәш итәбез. Шулай ук мондый урыннарга машина да куярга ярамый.
Кышкы чорда тиешсез урыннарда чана, чаңгы шуучыларны да очратырга була. Әллә кая ерак китәргә дә кирәкми - Ленин урамындагы үзәк шугалак тирәсендә ел да шул хәл кабатлана. Нефтьчеләр мәйданына төшә торган бас-кычлар янәшәсендәге таудан «ватрушка»ларга төялеп төшүче балаларны көн дә күрергә була. Алар белән бергә әти-әниләре дә атланып шуа әле. Тау шактый биек, ә аста бордюр. Бу «куркыныч шуу» белән мавыккан әти-әниләрне аңлау һич мөмкин түгел. Кисәтү ясагач, кул гына селти күбесе.
Шул ук «ватруш-ка»ларның тиешле урында да барган җирләреннән бөтерелеп, әллә кайларга шуып чыгуы билгеле. Күпме кеше машиналар йөри торган юлга очып чыгып яки баганаларга, агачларга бәрелеп имгәнүләр ала, шуларның күбесе - балалар. Әти-әниләргә бу уңайдан аеруча игътибарлы булырга кирәк. Барыбызга да кыш айларын хәвеф-хәтәрсез генә уздырып җибәрергә язсын иде дигән теләктә калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа