Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Тоталар да ябалар

Җәмәгать транспорты йөрешенә, юллар торышына зарланучылар соңгы вакытта кабат артты.

«Җитәкчеләр әллә нинди уңай үзгәрешләр вәгъдә иткәннәр иде бит, югыйсә. Үзгәрешләр генә түгел, автобуслар үзләре дә күренми хәзер. Тукталышта озак көтеп торырга туры килә. Моннан тыш хәзер бик еш юлларны яба башладылар. Шәһәрнең үзәк урамы гомумән гел ябылып тора. Әле спорт чарасы, әле мәдәни чара - бу нинди туктаусыз бәйрәмнәр соң? Шушы ялларда тагын зур фестиваль булды һәм әле алга таба да дәвам итәчәк икән дип ишеттем. Шимбә көнне Ленин урамын Камазлар һәм башка шундый зур машиналар белән япканнар иде. Шимбә кемнәрдер өчен ял көне булса, икенчеләр өчен эш көне икәнен түрәләребез исләреннән чыгарганнар, күрәмсең.

 

Тукталышларда транспорт көтеп зар-интизар булган халык нишләргә белми басып торганнан соң таксиларга утырып китәргә мәҗбүр булды. Ә таксилар әйтерсең лә бу көннәрне бик шатланып көтеп торалар - бәяләрне икеләтә күтәрәләр.

 

Мин үзем РТС районында шәхси йортта яшим. Таксига бер шалтыраттым - Җиңү урамына кадәр 280 сум диде һәм көтәргә кушты. Аннан машина юк, эзлибез, диде һәм бәяне 350 сумга кадәр күтәрде. «Нишләп бәяләр шулай югары, каян чыгып шулай», дип сорагач, «Әйе, Җиңү урамына кадәр 123 сум да, 160 сум да була, ә бүген безнең бәяләр менә шулай», дип җавап бирде диспетчер. Такси бәяләрен кем көйли икән, соңгы вакытта алар бәйдән ычкынып бара түгелме? Бу сорауны мин башкарма комитетка юллыйм, контрольгә алсыннар иде. Ә бәйрәмнәргә килгәндә, мин аларны үткәрүгә каршы түгел. Тик нигә аларны үткәрү урыны итеп шәһәрнең үзәген сайлыйлар? Сабантуй мәйданы һәм башка җәмәгать киңлекләре, парклар - бездә чаралар үткәрергә урыннар байтак бит югыйсә. Җитәкчеләр иң беренче чиратта халык уңайлыгын кайгыртырга тиеш бит, аларны шуның өчен билгеләп куйганнар. Әле менә 23 е көнне калабызда тагын велоузышлар булачак икән. Бу көнне, белдерүләрдән күренгәнчә, шәһәрнең Шевченко белән кисешкән барлык урамнары көне буена ябылып торачак. Ул көнне халыкның ничек интегәсен күз алдына китердем инде. Ни өчен ул велоярышларны шәһәрдән читтәге юлларда уздырмыйлар - бу шәхсән миңа аңлашылмый. Тик, иманым камил, бик күп әлмәтлеләр минем фикеремә кушылыр дип уйлыйм. Аннан, әйтсәм әйтим инде, бүгенге катлаулы тормышта алай чамадан артык бәйрәм итеп, салютлар аттыру да килешеп бетми торгандыр инде дип уйлыйм. Кабатлап әйтәм,  бу минем фикерем, гап-гади бер олы яшьтәге пенсионер фикере», - дип уй-зарлары белән бүлеште 70 яшьлек Әнәс абый Арсланов.

 

Чыннан да, Әнәс абыйның әйткәннәрендә хаклык бар. Ә сез ничек уйлыйсыз, әлмәтлеләр? Бу турыда булган уйларыгызны, тәкъдимнәрегезне
«Әлмәт таңнары»ның
социаль челтәрдәге аккаунтларына юллый
аласыз.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса