Әлмәт халкы үрдәк ашаучы этләрдән курка
Әлмәт халкын сукбай этләр куркыта.
Әлмәттә сукбай этләр күп.
"Ач этләр шарлавыклы буаларда үрдәкләрне тота башлады. Шәһәр халкы кыр үрдәген эләктергән этне күргән. Алары да, болары да кызганыч", - дип язалар әлмәтлеләр шәһәрнең социаль челтәрләрендә.
Әлмәтлеләр ике лагерьга бүленде, кайберләре этләрне кызгана һәм аларны ашатырга сорый, икенчеләре ач этләр ташланырга мөмкин булган балалары өчен курка һәм этләрне югалтуны сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа