Юлларда кар боткасы, урамнарда караңгы
Карлы-буранлы кышка да озак калмады. Тик әлегә яңгыр ява.
Көннәр төксе, болытлы, һава температурасы болай җылы торса да, инде декабрьгә аяк басар вакыт җитте.
Синоптиклар көн дә диярлек юеш кар, бозлавык, көчле җил вәгъдә итеп торалар торуын. Күчеш чорында юллар бозлавыкка әйләнмәсен, куркынычсызлык тәэмин ителсен өчен алдан хәстәрен күрү мәҗ-бүри булса да, юлчылар һәрвакыттагыча үзләренең хезмәтен тиешле дәрәҗәдә башкармыйлар. Шәһәр юллар идарәсе көн дә «фәлән-фәлән кубометр кар чыгарып түктек», «фәлән-фәлән яңа техника кайтартылды» дип отчет бирсә дә, халык канәгать түгел.
Беренчедән, халыкны күпме кар чыгарып түгүнең күләме кызыксындырмый, фәлән-фәлән урамнар кардан чистартылды дигән нәтиҗәле эш кызыксындыра. Икенчедән, яңа техниканы эшкә җәлеп итәргә вакыт җиткәндер. Ел да кайта ул техника, тик ни өчендер юллар вакытында чистартылмый.
Шәһәр юллар идарәсе җитәкчелеге күптән түгел «төнлә дә эшлибез, иң беренче кар төшкән көннәрдә 15 берәмлек техника, 8 эшче җәлеп ителде. Хәзер инде техника да, хезмәткәрләр дә өч тапкырга арттырылды» дип хәбәр салган иде, ләкин юл чистартучыларның аз булуына әлмәтлеләр инде күптән игътибар иттеләр.
Иң беренче кар төшү белән юлларны чистартасы урында тозлы су катнашмасы сибеп чыгу шәһәр халкы тарафыннан шулай ук негатив кабул ителде. «Реагентларсыз мөмкин түгел, шулай кирәк, дип үзенекен тукый шәһәр юллар идарәсе. Ел да шул ук хәл. Төнлә эшләгән техниканы күргән юк, ә менә иртән, кеше эшкә ашыкканда, эшлиләр алар. Чистартырга те-ләмиләрме, әллә юллар идарәсендә хезмәт-кәрләр җитешмиме?» Әлеге сораулар белән редакциягә даими мө-рәҗәгать итәләр, социаль челтәрләрдә дә язалар. Юлларның чистартылмаган, каралмаган булуы юл-транспорт һәлакәтләренә дә китерә.
Башкарма комитетта шушы көннәрдә булып узган юл куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышында агымдагы елның 10 аена отчет ясадылар.
Шушы вакыт аралыгында Әлмәт җирлеге юлларында 110 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 18 кеше һәлак булган, 134 е тән җәрәхәтләре алган. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда һәлакәтләр арта төшкән, үлүчеләр саны кимегән, ә менә имгәнүчеләр 5 кешегә күбрәк.
Дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә аварияләр күп була торган көннәр икән. Федераль һәм региональ трассаларда аварияләр күп. Мисал өчен, Казан-Оренбург трассасында гына да 18 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 6 кеше үлгән, 29 ы яраланган. Региональ юлларда һәлакәтләр саны рекорд куя - алар 25 кә җиткән, нәтиҗәдә 9 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 32 се тән җәрәхәтләре алган. Шәһәр эчендә генә дә 56 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 2 кеше үлгән, алтмышлабы яраланган. Районыбыз авыл җирлекләрендә исә 11 авария булган, 1 кеше үлгән, 13 е җәрәхәтләнгән.
Юл һәлакәтләре килеп чыгуның тагын бер сәбәбе - юлларның тиешенчә яктыртылмаган булуы. Бу уңайдан әлмәтлеләр даими ризасызлык белдереп торалар. Гафиятуллин урамында аеруча. Бу - һәлакәтләр китереп чыгарып кына калмый, ә җинаятьчелекнең чәчәк атуына да сәбәп булып тора.
Әле күптән түгел генә нәкъ менә шул караңгы урамда бер ир-ат хатын-кызларга ташланган иде бит. Бу уңайдан шәһәр урамнарын кабаттан карап чыгарга кирәктер, мөгаен. Кайбер урыннарда ут баганалары бер яклап бөтенләй юк. Чкалов, Маяковский, Индустриальная, Тельман, Восход, 8 Март, Х. Фәезханов һәм күп кенә башка урамнарда да яктырту дәрәҗәсе бик түбән.
Халык гозерләренә колак салып, кеше-ләрнең куркынычсызлыгы турында кайгырту - шәһәр һәм район җитәкчеләренең төп бурычы. Шуңа күрә дә әлмәтлеләрнең үтенечләре кире кагылмас дип ышанып каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа