Әлмәтлеләр хуҗасыз этләрдән зарлана
Социаль челтәрләрдә әлмәтлеләр агрессия күрсәтүче хайваннардан зарлана.
"Урсаладагы 15 нче балалар бакчасы янында 6-8 эт йөри. Алар өрәләр, кешеләргә ташланалар, балалар курка", - дип зарлана әлмәтлеләр.
Ә кемдер этләрнең муенчаклы булуларын, димәк хуҗалы булуына игътибар иткән.
Хуҗасыз этләр турында «Халык контроле» сервисы ярдәмендә хәбәр итәргә мөмкин, яки 8 (8553) 37-55-47, шулай ук 8 (8553) 33-46-13 номерлары буенча торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаментына шалтыратырга мөмкин. Шулай ук шикаятьләр «Ачык Әлмәт» кайнар линиясе буенча кабул ителә: 8 (8553) 000-000.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа