Әлмәттәге бер ишегалдының торышы йортта яшәүчеләрне борчый
Риза Фәхретдин урамындагы 47 нче йортта яшәүчеләр редакциягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте: алар ишегалды торышыннан канәгать түгел.
Йорт буенча өлкән Рәисә Паксялина ишегалды территорияләренең торышын күрсәтте. Торак-коммуналь хуҗалык департаментына да, «Ачык Әлмәт» диспетчерлык хезмәтенә дә халык мөрәҗәгать иткән булган, ләкин файдасыз.
Йортны карап торучы 13 нче ЖЭУ ТР Арбитраж суды карары нигезендә банкрот дип танылган, - ди халык.
Ишегалды, чыннан да, начар торышта. Канализация люкларының берсе ачык, кемдер чүп-чар да өеп куйган. Шакшы истән һәм фаҗигаләрдән саклану өчен халык аны такталар белән ябып куйган. Подвалга керү урыны өлешчә җимерелгән, шул рәвешле еш кына ул йортсызлар өчен яшәү урыны да була. Юл өслеге дә җимерек, артык зур үскән агачлар һәм үлән турында әйтеп тә торасы юк. Тик барыннан да бигрәк халыкны территорияне су басу борчый. Яңгыр суы өчен дә канализацияләр юк.
Ачык канализация системасы һәм җылылык трассасының балалар мәйданчыгы астыннан узуы аркасында биредә балалар белән ял итү дә мөмкин түгел.
– Бәйге үткәрееп, йортларны «Альянс» идарәче компаниясенә күчерделәр. Документаль рәсмиләштерү мәсьәләсе хәл ителгәннән соң, Фәхретдин урамындагы 47 нче йортка тиешенчә хезмәт күрсәтелә башланачак. Канализация суына килгәндә, бу Фәхретдин урамындагы 46а йортының начар торышта булуы нәтиҗәсе. Аны авария хәлендә дип таныдылар. Биредә подвалны су баса. Безнең күрсәтмә буенча "Водоканал" даими рәвештә суны суыртып тора, - диде Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа