Әлмәттә җәмәгать транспорты көнүзәк проблемаларның берсе булып кала бирә
Транспорт шәһәрдә зур интервал белән хәрәкәт итә, автобуслар бик сирәк йөри.
Троллейбуслар график буенча хәрәкәт итә. Тик шулай да иртәнге һәм кичке якларда аларның салоны халык белән шыгрым тулы була. «Шушы кечкенә шәһәрдә җәмәгать транспорты йөрешен нигә көйләмиләр икән соң инде?» - дип зарлана әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә. «Әлмәт таңнары» редакциясенә дә аңлатма бирүне сорап шалтыратучылар байтак булды. Бу уңайдан без Әлмәт транспорт идарәсе директоры Решат Таҗетдиновка мөрәҗәгать иттек.
- Эш көннәрендә тәүлек дәвамында 16-17 троллейбус линиягә чыгарыла. Ял көннәрендә аларның саны бераз киметелә. Интервал шулай ук төрлечә булырга мөмкин. Мисал өчен, 1 нче санлы троллейбус хәрәкәтенең вакыт аралыгы 15-16 минуттан да артмый. Әйе, төрле чаклар була. Линияләр өзелү, аварияләр һәм башкалар. Бу, әлбәттә, вакыт аралыгын озайта. Өстәмә троллейбусларга килгәндә, аларны кайтарту планлаштырыла, көтәбез, - дип җавап бирде.
Әйе, тагын көтәбез һәм кабат бар да яхшы булыр дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа