Әлмәт йортларына рәсемнәр ясыйлар [+ФОТОЛАР]
Узган елдан башлап торак йортларга, котельный резервуарларына һәм башкаларга төбәк тарихына нигезләнгән рәсемнәр төшерелә башлады. Дөньяның төрле почмакларынан килгән рәссамнар диварларны бизәвен дәвам итә.
Мәгълүм булганча, «Татнефть» компаниясе инициативасы һәм финанс ярдәме белән Санкт-Петербургның урам сәнгатен тикшерү һәм үсеш институты шәһәрдә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасын тормышка ашыра башлады. Әлеге проект 5 елга исәпләнгән. Бүген инде кайбер йортларны күркәм рәсемнәр бизи. Аларның һәммәсе уйланып сайланган. Програмаманың кураторы Полина Еж әйтүенчә, проектка әзерлек барышында экспертлар белән фәнни советта Татарстанның тарихы, мәдәнияте, традицияләре турында фикер алышулар уздырылган, музей- китапханәләрдә, Әлмәтнең якын-тирә авылларында, нефть табылган урыннарда булганнар, кешеләр белән очрашканнар, шулай ук фольклорчыларны һәм антропологларны да чакырганнар. Рәссамнар да тарихи мәгълүматлар белән эшләү сәләтләренә карап сайланган. Тәкъдим ителгән материал нигезендә һәр рәссам үзенең фантазиясен эшкә җигеп, күзаллавын эскизларга төшергән. Экспертлар тарафыннан расланганнарын диварларга ясыйлар.
Төзүчеләр проспектына Бигәш ягыннан кергәндә безне диварына татар язуы тарихына багышлап төшерелгән Әлифбалы йорт каршылый (Төзүчеләр проспекты, 39). Аны Украина рәссамы Дима Фатум ясаган. Ул биредә милли мәдәниятебезнең үзенчәлеген, матурлыгын да чагылдырган.
Әлифбада кабатланмас яңгырашлы алты татар хәрефе бар. Төзүчеләр проспектындагы 39 нчы йортның икенче ягына шуның берсенә – «ү» хәрефенә башланган «Үстерү» сүзе сайланган. Һәр йортта әлеге сүзләр белән янәшәдә русчага тәрҗемәсе дә языла. «Үстерү/Растить» темасына Екатеринбург рәссамы Наталья Пастухованың иҗат җимеше төшерелгән.
Төзүчеләр проспектындагы 37 нче йорттагы «Һөнәр»нең тәрҗемәсе күпләрне аптырашта калдырган иде. Казан рәссам-иллюстраторы Гүзәл Гарипова аңа ачыклык кертеп узды. Ул сүзлектә «һөнәр» сүзенә профессия, специальность, мастерство, умение кебек тәрҗемәләр булуын, күңеленә соңгысы хуш килүен әйтте. «Сабантуйда кешеләр ярышларда нинди һөнәрләргә ия булуын күрсәтә. Әлмәттә спорт белән шөгыльләнүчеләр күп. Минем боларның һәммәсен берләштерәсем килде», – диде рәссам.
Севастопольдән килгән Алексей Кислов Төзүчеләр проспектындагы 37 нче йортның икенче ягына Өй/Дом сурәте өстендә эшли. Әйтүенчә, диварга рәсем төшергәнче ул татар өйләре турында байтак мәгълүмат алган. Һәм төрле авыл архитектураларын бер әкияти йортка берләштергән.
Төзүчеләр проспектындагы 35 нче йортны әле матурлый гына башлаганнар. Аның бер ягында Җир/Земля темасына багышланган рәсем булачак. Авторы – Серпуховтан килгән Роман Мураткин. Икенче якта Әкият/Сказка языла. Казан рәссамы Рөстәм Кубик сөйләвенчә, ул балачак мозаикасын чагылдырачак. Кулына әле яңа гына туган сабыен тоткан әтинең шатлыгы тышка бәреп чыккан. Баласының йөрәген ачкыч белән ачуы да зур мәгънәгә ия.
Себер рәссамы Basil LST Нефтьчеләр урамындагы 17 нче йортта XVIII гасырда ук нефть заводы төзегән тарихи шәхес Надир Уразмәтов образын тудыру өстендә эшли. Тарихи чыганакларда Уразмәтовның фотосы да, сурәте юк, бары хатлар, указлар гына. Рәссам Нефть музеенда сакланган Татарстанда нефть эзләргә рөхсәт кәгазеннән таянып эш итәм дип аңлатты. Рәсем урта гасыр рухында ясала. Анда безгә нефтьнең җир байлыгы икәнлеге дә җиткерелә.
2 нче район котельныеның бөтен стенасы язылачак. Биредә дә безнең җирлеккә хас тема сайланган. Нигә девон чорындагы хайван? Геологлар арасында нефть борынгы хайваннарның черегән сөякләре яки күктән төшкән метеоритның химик реакциягә керүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дигән фаразлар яши. Полина Еж аңлатуынча, барлык композиция иллюзия рәвешендә ясала. Шулай ук Әлмәтнең борынгы диңгез ярында урнашу ихтималы да игътибарга алынган. Мәскәү рәссамы Артем Стефанов җир байлыгы белән космосны да бер иллюзиягә берләштергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа