91 яшь тулган көнне парашют белән сикергән
Пенсионер туган көнен шул рәвешле уздырган.
Американың Миннесота Штатында яшәүче хатын-кыз 91-нче туган көнендә парашют белән сикергән. Моны Fox 5 хәбәр итә, дип яза Лента.ру.
"80-нче туган көнемдә мин зиплайнда (зиплайн -корыч аркан буйлап, махсус җайланма ярдәмендә шуу) йөрдем. Кемдер миннән хәзер нәрсә эшләячәгемне сорады һәм мин парашют белән сикерәчәкмен дип җавап бирдем", - ди ул. Аның сүзләре буенча, ул моны көтмәгән, ләкин чиркәү дуслары акча җыеп, уртак бүләк ясаган.
Шеннон ун бала тәрбияләп үстергән һәм 80 яшькә кадәр эшләгән. "Ул - гаҗәп кеше. Ул көчле һәм тирә — юньдәгеләрне ярата", - диде американканың дусты Дейзи Мэй.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа