Яфраклар төсен үзгәртми
Көзен яфраклар төсләрен үзгәртә, дибез. Алай түгел икән.
Кызыл, куе-сары, сары пигментлар аларда һәрвакытта да була. Ә менә фотосинтез өчен кирәкле хлорофилл яфракларда шактый күп, һәм шуңа күрә аның яшел төсе башкаларыннан артып китә. Кышын исә фотосинтез күзәтелми һәм хлорофилл таркала башлый. Ул бөтенләй юкка чыккач, яфракларда кызгылт-сары төсмер бирүче пигментлар күренә.
Тропик феномен
АКШның Гавай утрауларындагы борынгы Лахайна шәһәрендә төш вакыты - тропик феномен.
Кояш баш очыннан узып, зенитта иң биек ноктага җиткәч, урамдагы объектлардан күләгә төшми башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа