Казан котлеты пешерәбез
Адымлап рецептны әзерләү җиңел.
Ингридиентлары:
- 130-150 г ит
- 1-2 йомырка
- 25 г суган
- 15 г май
- 130 г бәрәңге
- 20 г җиләк-җимеш
- 20 г атланмай
- тоз
- борыч
- яшел тәмләткечләр
Әзерләү барышы:
- Сыер яисә бозау итенең сөяксез йомшак җирен суган белән бергә иттарткычтан ике кат чыгаралар да, тоз, борыч сибеп, йомырка сыткач, яхшылап болгатып изәләр.
- Әзер итне, бүлгәләп, кабартма кебек җәяләр һәм һәр кайсына эчлек салалар.
- Эчлек әзерләү өчен йомырканы каты итеп пешереп ваклыйлар, суганны вак кына турап майда кыздырып алалар да, тоз, борыч сибеп, барысын бергә болгаталар.
- Эчлек салган ит кабартмалыраннан сумса шикелле итеп озынча котлет ясыйлар.
- Котлетларны чи йомырка белән майлагач, вак кына итеп туралган күмәчтә әвәлиләр һәм майда йөздереп кыздырылар, аннары аз гына духовкага куеп алалар.
- Пешкән котлетны бизәкләп кисеп, кыздырган ипи кисәге өстенә куялар, янына кыздырган бәрәңге, консервланган җиләк-җимеш салалар, яшел тәмләткечләр белән бизиләр.
- Табынга чыгарганда котлет өстенә бер кисәк атланмай куялар яисә савытта томат соусы бирәләр.
Ашыгыз тәмле булсын!
Фото чыганагы: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа