Торт рецепты
Табыныгызны ничек төрлеләндерергә белмәсәгез, бу тортны әзерләү - бик уңайлы ысул.
Камыр ясау:
3 йомырка,
1 стакан шикәр комы,
4-5 аш кашыгы кибет каймагы,
1 банка куертылган сөт,
1 чәй кашыгы сода,
2-3 стакан он;
- Йомырканы шикәр комы белән бергә күпертергә, каймак белән куертылган сөт өстәргә.
- Онны сода белән бутарга. Аш кашыгы белән болгатып, йомыркалы массага онны кушарга һәм яхшылап болгатырга.
- Әлеге массаны ике тигез олешкә бүлеп, ике корж пешерергә.
- Духовканы алдан җылытып, 180-200 градуста пешерергә.
Крем ясау:
Моның өчен 750 гр кибет каймагын 1 стакан шикәр комы белән кушарга. Крем әзер, ул сыеграк булырга тиеш.
Тортны ясау тәртибе:
- Коржның берсен үзегез теләгән диаметрда кисеп алып, формага (тәлинкә яки поднос) җәяргә.
- Өстенә кырыйларыннан акмаслык итеп, сеңдереп крем агызырга.
- Икенче корждан шакмаклар кисеп, кремга манчып өяргә, калган кремны кашык белән өстенә сак кына коярга.
- Ахырдан матурлык өчен шоколад кырып сибәргә була. Кимендә 3-4 сәгать салкын урында тотканнан соң, чәй янына куярга.
Ашларыгыз тәмле, ризыкларыгыз бәрәкәтле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа