Эх, алмагачлары, чия, виноград һәм грушалары...
Табигатьтә яз инде тулы көченә хакимлек итә. Кояш җылысын, яз сулышын иң беренче булып бакчадагы агач-куаклар сизгәндер, мөгаен. Аларга җан керә, кәүсәләре буйлап су йөгерә башлый.
Апрель җитсә, яз җитәр, эреп агып кар китәр, ди халык.
Чыннан да, басу-кырларда, бакчаларда кар бик аз, урыны-урыны белән генә калды. Тиздән уңган хуҗа һәм хуҗабикәләр бакчаларында җимеш агачлары утырту кебек күңелле-мәшәкатьле эшләргә тотынырлар. Бакчачылар агач-куакларны көздән җиргә таба бөгеп, эләктереп куйган элмәк-ләрдән арындыра, куе ботакларын сирәкли башладылар инде. Күпләрнең тәрәзә төпләрендәге савытларда рәт-рәт булып борыч, чәчәк үсентеләре утыра. Көннәр шулай җылы торса, апрельдә түтәлләргә салкынга чыдам булган редис, торма, кишер, петрушка, сельдерей чәчәргә, флокс, кыңгырау, хризантема кебек күпьеллык чәчәкләрне бүлеп утыртырга да мөмкин. Бу уңайдан үзенең файдалы киңәшләре белән «Розариум» питомнигының тәҗрибәле белгече Җәмилә ханым да уртаклашты.
- Бакчачыларга туфрак сайлаганда торфлысына өстенлек бирергә һәм аны перлит белән кушарга киңәш итәбез. Кыяр, помидор, баклажан да шундый составтагы җирне ярата. Шулай булганда үсентеләрне күчергәч тә, алар шиңмиләр. Помидорга пикировка ясаганнан соң, аларны җылыда тотмау яхшырак. Температура бүлмәдә 13 градус булса, шул җитә. Үсентеләр чыныга. Югыйсә алар кояшка тартылып озынлыкка үсә башлыйлар, ә болай аларның кәүсәләре калыная һәм ныгый.
Болгар борычына килгәндә, ул бик авыр тишелә, кайбер вакытта аны берничә мәртәбә чәчәргә дә туры килә әле. Шуңа күрә әлеге культураны томатларга караганда иртәрәк - февраль башыннан ук утырту сорала. Суны күпләп сибү зарур, чөнки борычның кәүсәсе бер шиңсә, кабаттан терелми. Мин бакчачыларга кәбестә һәм баклажанны күпләп үстерергә киңәш итәр идем. Беренчедән, алар бик файдалы һәм витаминнарга бай яшелчәләр. Тик шунысын истә тотарга кирәк, баклажанны колорадо коңгызы бик яратканлыктан, аны бәрәңге җиреннән читтә утырту зарур. Баклажан өчен өч шарт мөһим: җылы, якты, дым.
Виноград утыртучылар да күбәйде хәзер. Шуны гына әйтәсем килә - бу төр культура җылы ярата. Кап-лап куелган виноградлар инде хәзер ачылган булырга тиеш. Алма, груша, чия, алыча, слива, абрикос һәм хәтта персик үстерүчеләр дә Әлмәт җирлегендә шактый. Әйтергә кирәк, алмагач - чыдам культура, аны кайчан утыртсаң да була. Ә менә груша, чия, сливаны язын утырту сорала. Яшь агач һәм куакларны утыртканнан соң аеруча көч куеп тәрбияләү кирәк. Вакытында су сибү, корткычларга каршы көрәшү, кәүсә тирәсен йомшартып тору сорала. Үсентеләрне сайлаганда тамырларына игътибар итәргә киңәш бирәм. Агачларның тамырлары коры булырга тиеш түгел. Кыска тамырлы агачлар исә озак үсеп китә. Савытында туфрак күбрәк булган үсентегә өстенлек бирергә кирәк.
Җимеш агачы үсентесе никадәр яшьрәк булса, шулкадәр яхшырак. Җимеш агачларын бары тик ышанычлы питомниклардан гына алырга киңәш итәр идем.
Үсентеләрне язын кайсы вакытта утыртырга кирәк соң? Әлеге сорауга мин болай дип җавап бирәм - вакытны табигать үзе билгели. Аның төгәл көне юк. Көрәк туфракка җиңел генә керә икән - иркенләп утырт. Бакчачыларга зелпе (жимолость) утырту турында да әйтеп китәр идем. Бу куак майда чәчәк ата, июнь башында җимеш бирә. Аның җимешләре куе зәңгәр, яки кара диярлек, сусыл. Ул организмга бик файдалы - ә бу күпләр өчен мөһим. Төрле ялкынсыну авырулары вакытында күзләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен кулланыла. Зелпене хәзер утыртсаң ярый. Мул җимеш бирсен өчен ике-өч куакны рәттән утыртсаң яхшы.
Әлмәтлеләргә теләгем шул - бакчаларыгыздагы җимеш агачлары күпләп чәчәк атып, җәен-көзен мул уңыш китереп куандырсын. Барчагызга да сәламәтлек һәм куаныч телим, - диде ул киңәшләрен йомгаклап.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа