Кәбестә дәвалый да, сыйлый да
Кәбестә бездә генә түгел, Европаның барлык илләрендә дә төп яшелчә культураларының берсе булып санала.
Ул борынгы Грециядә «туган». Грек, аннан соң Рим табиблары кәбестәнең файдалы үзлекләренә ия булуын искәртеп, аны яраларны дәвалау өчен, йокысызлыктан интегүчеләргә тәкъдим иткәннәр.
Кәбестә җиңел үзләштерелә торган файдалы матдәләргә һәм витаминнарга бик бай. Аның согын йөрәк һәм ашказаны авырулары вакытында эчәргә тәкъдим итәләр.
Илебездә кәбестәне кайчан игә башлаганнардыр, әмма аны ашамаган, кулланмаган, тозламаган кеше сирәктер. Бүген кәбестәнең нинди генә сортлары юк. Аларның һәркайсы организм өчен файдалы.
Брюссель кәбестәсе. Булачак әниләр табынында һәрвакыт булса яхшы. Чөнки ул туачак сабыйның нерв системасын тиешенчә формалаштыруда зур роль уйный, аның зәгыйфь тууын кисәтә. Фолий кислотасы, каротин, клетчатка һәм тимергә бай.
Пекин кәбестәсе. Витаминнарга иң бай урыны - аның үзәге. Аксым һәм С витамины күләме пекин кәбестәсендә башлы кәбестәнеке белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк. Аксым, минераль тозларга һәм С витаминына бай.
Башлы кәбестә. Кәбестә составындагы U витамины җәрәхәтне дәвалый. Аның яңа гына сыгылган согы аеруча файдалы. Кәбестә шикәргә, клетчаткага, органик кислоталарга бай.
Очлы башлы (острокочанная) кәбестә. Кәбестәнең башка төрләре кебек цинга авыруын кисәтә. Аны свежий килеш тә озак вакыт сакларга була. Аксым, С һәм В группасы витаминнарына, шикәргә бай.
Кольраби. Йөрәк мускуллары эшчәнлеген нормага сала, организмнан артык сыеклык һәм холестеринны чыгара. Ә бу атеросклерозны кисәтү һәм дәвалауда бик мөһим. Калий, магний, фосфор, тимер һәм клетчаткага бай.
Кызыл башлы кәбестә. Әлеге кәбестәне ашказаны согы әчелеге түбән булган гастрит вакытында киңәш итәләр. Җиңел үзләштерелә торган углеводларга, шикәр һәм витаминнарга бай.
Чәчәкле кәбестә. Түбән калорияле һәм үзләштерелүе буенча иң кыйммәтлесе. Организмнан токсиннарны чыгара, яман шешне кисәтүче буларак тәкъдим ителә. Калий, магний, кальций, тимер, С, К һәм В группасы витаминнарына бай.
Яфраклы кәбестә. Составында магний, хром һәм фолий кислотасы булганга, яфраклы кәбестә тынычландыру, депрессиядән арындыру һәм йокысызлыктан коткару үзлегенә ия. Кальций, фосфор һәм клетчаткага бай.
Савойя кәбестәсе. Бик кыйммәтле диетик яшелчә. Азык кыйммәте буенча башлы кәбестәне дә узып китә: савойяда аксым һәм витаминнар күләме ике мәртәбә күбрәк. А, С һәм В группасы витаминнарына, күкерт, тимер һәм азотка бай.
Раманеско кәбестәсе. Туклыклы, шул ук вакытта аз калорияле. Үзлекләре буенча брокколига бик якын. Тәм тоймаучыларга ярдәм итә. Каротин, минераль тозларга һәм С витаминына бай.
Брокколи. Әлеге кәбестәне һәрдаим кулланганда стрессны җиңеп була. Составында күкрәк яман шешен кисәтүче матдә бар. Аксым, каротин, минераль тозларга һәм витаминнарга бай.
Тәмле булсын!
Кәбестәдән әллә никадәр ризык әзерләргә була. Аннан ясалган борщ, щи, солянкалар тиз генә аш пешерү өчен дә, кабымлык буларак та бик тәмле.
Солянка
Бу солянканы болай гына ашарга да, токмач яки бәрәңге янына гарнир кебек куйсаң да мөмкин, ашы да бик тәмле була.
3 кг кәбестә һәм 3 кг помидорны турап, кәстрүлгә саласың һәм шуңа 150 г тоз, 150 г шикәр комы, 150 г аш серкәсе, 750 г көнбагыш мае өстәп 1 сәгать кайнатасың. Аннан соң 1,5 кг кишерне эре кыргычтан кырып саласың һәм тагын 1 сәгать пешерәсең. Шушы арада 1,5 кг суганны боҗралап турыйсың һәм кәстрүлгә өстисең. 20 минут кайнатканнан соң стерилизацияләнгән банкаларга тутырасың. 700 граммлы 10 банка килеп чыга.
Тиз дә, тәмле дә
3 литрлы банкага шакмаклап киселгән кәбестәне һәм эрерәк туралган кишерне, тәменчә сарымсакны бергә бутап салабыз. Өстенә тозлык коябыз.
Тозлык: 1,5 л кайнап торган суга 9 аш кашыгы серкә, 6 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, борчаклы кара борыч, канәфер салабыз. Кәбестә икенче көнгә әзер дә була.
Тозлы кәбестә
Бу рецепт белән әзерләгәндә су һәм маринад кушылмый. Кәбестә кыш буена үзенең тәмен саклый, бозылмый.
Тозлау өчен 3-3,5 кг кәбестә (туралган), 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 уртача зурлыктагы кишер кирәк. Яшелчәләрне турыйбыз, кишерне кыргычтан кырабыз. Тозның уртача эрелектәгесен, экстра булмаганын һәм йод кушылмаганын алабыз.
Кәбестәне һәм кишерне, тоз һәм шикәр сибеп, камыр баскан кебек итеп, суы бүленеп чыкканчы изәбез. Кәбестәнең күләме кимегәч һәм суы бүленгәч, 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, тирән савытка утыртабыз. Суты кәбестә өстенә чыгарга тиеш.
Кәбестә 2-3 көн тозлана, бу вакыт эчендә ул әчи һәм суты күтәрелеп, тәлинкәгә агып чыгарга мөмкин. Капкач ябу кирәкми, өстен марля белән ябарга мөмкин. Көн саен 4-5 тапкыр кашык белән төбенә кадәр тишкәләп, банка эчендә җыелган углекислый газны чыгарабыз.Кәбестә тозланып беткәч, салкын урынга сакларга куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа