Бәхетле булу серләре
Хәзер үк, шушы мизгелдә бәхетле буласыгыз киләме? Моңа ирешү өчен берничә гап-гади киңәш әйтәбез - игътибар итми калмагыз.
lНәкъ менә шушы мизгелдә үзегезне бик бәхетле итеп тоймасагыз да, йөзегезгә «бәхетле кеше» кыяфәте чыгарырга тырышыгыз. Бәхетле булып кыланыгыз, елмаеп йөрегез. Баш миегез «алданып» эндорфин һәм окситоцин бүлеп чыгара башлаячак. Болар - мәхәббәт һәм бәхет гормоннары. Каш җыерып йөрүчегә караганда елмаеп йөрүчегә башкалар да позитив мөнәсәбәттә булачак. Шулай эшләүне гадәткә кертсәгез, баш миегез бәхет халәтенә өйрәнәчәк.
lЕшрак кочаклашыгыз! Галимнәр кочаклашуның стресс гормонын киметүен ачыклаган. Балагызны, дустыгызны, сөйгәнегезне бер сәбәпсез дә кочакларга була бит. Болай иткәндә иммунитет та ныгый икән.
lПозитив кешеләр белән аралашыгыз. Каш җыерып йөрүчеләрдән, ачулы кешеләрдән читтәрәк йөрегез.
lНәрсә дә булса бүләк итәргә, булган әй-берегезне бүлешергә өйрәнегез. Сүз матди әйбер, акча турында гына да бармый. Башкаларга вакытны бүлеп бирергә, җылы мөнәсәбәт күрсәтергә дә була. Мондый гамәл белән сез иң беренче чиратта үзегезгә файда китерәсез, шуны онытмагыз.
lКүңел төшенкелегенә бирелгәндә караңгы төстәге киемнәр артына яшеренергә ашыкмагыз.
Галимнәр сары һәм яшел төснең кәефне күтәрүен ачыклаган. Табигатькә чыгыгыз, җәнлекләр белән «аралашыгыз», үзегездә нәрсә белән булса да кызыксыну уятыгыз, иҗат итегез. Бәхетле булыгыз!
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа