Теплицаны ничек юарга һәм дезинфекцияләргә?
Теплицадагы җылылык һәм дымлылык яшелчәләрне генә түгел, патоген флораны да үстерә.
Бу тирәлектә гөмбәчек споралары, инфекцияләр, бактерияләр дә рәхәтләнеп үрчи. Корткычлар да кышлар өчен теплицаны сайлый. Шуңа да кышка теплицаны дезинфекцияләп калдырырга кирәк.
Башта теплицаның эчен һәм тышын юыгыз. Конструкциянең буялмаган металл элементларын 9 процентлы аш серкәсе белән юабыз, соңыннан 1 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртәбез. Буялган металл өлешләрен содалы су белән юасы була. Агач каркасны юарга составында хлор булган теләсә нинди сыекча ярый. Аннары сүндерелгән известь белән агартыгыз. ПВХ торбаларны «Белизна» белән чистартыгыз (1 л суга 100 мл).
Теплица эчен сабынлы яки сода кушылган су белән юсагыз да була.
Дезинфекцияләү
Поликарбонат теплицага кайберәүләр мочевина эремәсе
куллана икән (бер чиләк салкын суга - 50 г). Аны стеналарга, түбәгә, түтәлләргә сиптерегез. Хлорлы
известь тә ярап куя. 400 г
известьне берничә сәгать бер чиләк суда төнәтегез. Вакыт-вакыт
болгатып торыгыз. Соңыннан
теплица конструкциясе
элементларын да, түтәлләрне дә шуның белән эшкәртегез.
Бакыр купоросы (бер чиләк җылы суга 100 г) эремәсен дә кулланырга ярый. Түтәлләргә сипкәндә, 10 литр җылы суга 50 г (1 квадрат метрга - 2 литр). Әмма аны биш елга бер генә куллана аласыз. Пленкалы теплицага 10 литр җылы суга - 75 г.
Дезинфекцияләгәндә, бигрәк тә бакыр купоросы белән эш иткәндә, күзлек,
перчатка һәм респиратордан файдаланыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа