Роза чәчәкләрен яңартабыз
Роза чәчәкләрен яңартуның (яшәртү) уникаль ысулын тәкъдим итәбез. Моның өчен һәр йортта булган гадәти чәй содасы кирәк булачак.
5 литр суга 1 аш кашыгы чәй содасы һәм ярты чәй калагы нашатырь спирты, 1 чәй калагы магний сульфаты, 1 чәй калагы кыргычта уылган сабын салабыз.
Килеп чыккан эремәне роза куакларына сиптереп чыгабыз.
Шунысы мөһим: эшкәртүне кояш нурлары төшмәгәндә иртән яки кич белән башкарырга кирәк. Әлеге эремәне куллану нәтиҗәсендә куакта яшь ботаклар барлыкка киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа