Катламлы бәрәңге запеканкасы
Бу рецепт буенча пешергән бәрәңге бик тәмле һәм туклыклы.
Ингридиентлар:
- 4-5 уртача бәрәңге
- 2 сарымсак тырнагы
- 1 тимер банка фасоль
- 1 зур кишер
- 1 суган
- 300-400 грамм фарш
- тәмләткечләр
- майонез
- сыр
Әзерләү барышы:
Ин элек суган һәм кишерне чистартырга һәм турап табада үсемлек маенда кыздырырга. Көймәсен өчен бутап, суган йомшарганчы пешерергә.
Кирәк хәтле фаршны суган һәм кишер янына салырга. Фасоль банкасын ачып, суын түгәргә һәм шулай ук табага салырга һәм бутарга. Кирәк хәтле тәмләткечләр һәм тоз, борыч сибәргә.
Табадагы фарш пешкәнче, бәрәнгене әрчергә һәм түгәрәкләп турарга.
Фарш, фасоль, суган һәм кишер әзер булгач, икегә бүлергә. Бер яртысын пичтә пешерергә яраклы пыяла савыт төбенә беренче катлам итеп салырга. Икечне катлам итеп өстенә бәрәнге түгәрәкләрен тезәргә, әзрәк тоз сибәргә.
Өченче катламына янә пешкән фарш һәм яшелчәләрне салырга. Дүртенче катына тагын бер кат бәрәңге түгәрәкләрен тезәргә, тозларга.
Сарымсак тырнакларын кыргыч яки сарымсак ваклаучы махсус инструменттан чыгарып, майонез белән бутарга. Майонезлы сарымсакны дүртенче катлам өстенә бөтенләй сөртергә һәм сонгы элемент - сырны кыргычтан кырып ризык өстенә сибәргә.
Теләгәнчә укроп яки петрушка белән бизәргә.
Әлеге пыяла савытнын өстенә фольга ябып, кызган мичтә 30 минут тирәсе бәрәнге йомшарганчы пешерергә.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа