Бәрәңгене дөрес саклыйсызмы?
Бакчачылар өчен менә берничә бәрәңге саклау турында киңәш.
Яшел сабаклы бәрәңге— сәламәт, диләр халыкта.
- яшел сабакларын сентябрь башында, ягъни бәрәңгене казып алырга бер-ике атна кала чабарга кирәк;
- бәрәңгенең өлгергәнлеген кабыгына карап беләләр. Әгәр ул ныклы булса, димәк, казып алырга мөмкин дигән сүз. Кайберәүләр бәрәңгенең эче сусыл булуын өлгермәгән дип уйлап ялгыша. Аның сәбәпләре башкада булырга мөмкин. Гадәттә, иртә өлгерә торган кайбер сортлар сусылрак була.
- саклауга килгәндә, халыкта бәрәңгене көл белән бутау һәм башка чаралар да бик күп, ләкин бәрәңге яхшы кипкән, черекләреннән араланган булса, саклау барышында кыенлыклар булмаска тиеш.
- Төп шарт — бәрәңгенең коры булуы, ди белгечләр. Бәрәңгене казып алганнан соң да аны шунда ук сакларга куярга ярамый, җилләтергә кирәк.Моның өчен җил уйнап торган караңгы, кояш төшми торган бинага куярга киңәш ителә. Ә менә орлык өчен калдыра торганнарын, киресенчә, кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм алар яхшырак саклана.
- җилләтү, киптерү 10-30 көн дәвам итәргә тиеш. Саклауга куйганда кабаттан араларга киңәш ителә. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүлбеләр күренергә мөмкин. Андыйларны саклауга куярга ярамый.
Фото: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа