Ни өчен редиска ачы?
Редисканы үстергәндә бакчачылар еш кына аның ачы булуын әйтә.
Белгечләр фикеренчә, моның түбәндәге сәбәпләре бар:
- Тиешле күләмдә дым җитмәү;
- Яшелчәнең артык өлгерүе;
- Даими һәм дөрес тәрбия булмау.
Бу очракта нишләргә соң?
- Даими һәм тигез итеп су сибәргә кирәк. Эссе һава торышы булганда суны иртәнге сәгатьләрдә сибү яхшырак. Суны көн саен сибегез. Салкын көннәрдә су сибүне киметергә мөмкин.
- Туфрагы кибеп бетмәве кирәк. Көндезге вакытта су сибүнең мәгънәсе юк. Чөнки дым тиз парлана.
- Редисканы теплица шартларында үстерәсез икән, ул чакта су сипкәннән соң бераз җилләтеп алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа