Искиткеч чөгендер икрасын ясап карагыз әле!
Иң җайлы рецепт һәм иң файдалы ризык!
Ингридиентлары:
- чөгендер 2кг,
- суган 1кг,
- кишер 1 кг
Боларны иттарткычтан чыгарырга.
- 3 аш каш шикэр комы,
- 1 аш каш тоз,
- 0.5л сыек май
Боларны яшелчәле катнашмага салып ике сәгать ярым пешерергә.
Әзер булырга 15 минут кала ваклап туралган 1 баш сарымсак, ярты стакан уксус өстәргә. Кайнар килеш банкаларга тутырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа