Гырлаудан ничек котылырга?
Күпләрне төнлә гырлау борчый. Моннан котылу өчен ни эшләп була?
Сезне, яки сезнең якыннарыгызны төнлә гырлау интектерсә, шушы киңәшләрне үтәгез:
- Йокларга ятар алдыннан йоткылыкны диңгез тозы эремәсе белән чайкагыз яисә борыныгызга кан тамырларын тарайтучы дару тамызыгыз.
- Йокларга ятарга 4 сәгать кала исерткеч эчемлекләр дә, йокы даруы, яруга каршы дарулар да эчмәгез.
- 2 атна дәвамында махсус күнегүләр ясагыз:
- муен мускулларында киеренкелек булдырып, "и" хәрефен әйтегез;
- тел төбендә киеренкелек тоеп, мөмкин кадәр телне чыгарыгыз;
- киресенчә, телне мөмкин кадәр арткарак этәргә тырышыгыз;
Һәр күнегүне 30ар тапкыр ясагыз.
Сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа