Кишер черемәсен дисәң...
Кишер черемәсен һәм мул уңыш алыйм дисәгез, үсентеләрне икенче тапкыр сирәкләгәннән соң, тәҗрибәле бакчачылар тәкъдим иткән катнашманы сибеп чыгыгыз.
Аны әзерләү өчен 1 чиләк суга 3 г марганцовка һәм 2-3 г борная кислота салырга кирәк. Әлеге катнашма 3-4 квадрат метр мәйданга җитәчәк.
Икенче тапкыр әлеге процедураны 20 көннән соң башкарырга була.
Шунысы мөһим, катнашманы сибү алдыннан кишергә башта чиста су сибеп чыгарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа